Михаил Мень Россия Хөкүмәте башлыгына 2014 елның беренче яртыеллыгында илнең төзелеш комплексы буенча хисап тапшырды

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

«Соңгы елларда квадрат метрларны файдалануга тапшыру күләме артты: 2012 елда 64,5 млн. кв. метр торак төзелде, 2013 елда  – инде 70,5. Быелның беренче яртыеллыгында 29,5 млн. кв. метр торак тапшырылды. Бу узган елның шушы чорына караганда өчтән бер өлешкә күбрәк», - дип хәбәр итте министр, төп торак күләмен 2014 елның ноябрь-декабрь айларында тапшыруны планлаштырылуын искәртеп.

Россия Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан ил халкын сыйфатлы һәм үтемле торак белән тәэмин итү бурычы куелган. Россиянең Төзелеш министрлыгы “Россия гаиләсе өчен торак” программасын эшләде һәм кабул итте, аның кысаларында 2017 ел азагына кадәр төзелүче торакка өстәмә эконом-класслы 25 млн квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

Әлеге программа буенча торгызылган фатирлар квадрат метры өчен 30 мең сумнан артык булмаган бәядән сатылырга тиеш. Залоглы тәэминат белән облигацияләр чыгару хисабына төзүчедән инженерлык инфраструктурасын сатып алу механизмы инде эшләнгән. Бу бер квадрат метр өчен инженерлык челтәрләрен төзүгә киткән чыгымнарны 4 мең сумга кадәр компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, төзүчеләр һәм региональ хакимиятләр программада катнашу ягында һәм хәзерге вакытта аңа Россиянең 47 регионы кушылган инде.

Премьер-министрның торак сатып алганда халыкка кредит бирү эшләренең торышы турындагы соравына җавап биргәндә, Михаил Мень беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ипотека кредиты буенча уртача еллык процент ставкасының 12,2 % тәшкил итүен искәртте, бу узган ел күрсәткеченнән кимрәк (12,3 %). Якын киләчәктә әлеге ставканы үстермәүне министр максимум-бурыч итеп саный. «Бүген эре банклар хәлне тотрыклы тота, әмма зур булмаган банклар ставкаларны үстерү ягына таба үзгәртә башлады», - дип борчылуын белдерде Михаил Мень. Хәзерге вакытта ипотека үсешендә уңай динамика күзәтелә: 2013 елда торак сатып алуга 1,35 трлн сум бирелгән, бу 850 мең кредит дигән сүз. Әлеге елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча үсеш саклана: соңгы биш айда 627,3 млрд сумлык 367,4 мең ипотека кредиты бирелгән, бу узган елның шушы чорына карата 1,4 тапкырга диярлек күбрәк.

Законнар өлкәсендә зур эш башкарылган, шул исәптән голланд аукционнары турында федераль закон, арендалы торак турында закон кабул ителде, торак төзелеше өлкәсендәге процедураларның төгәл исемлеге билгеләнде. «Көз көне ТТК- торак-төзелеш кооперативларын үстерү турында закон турында сөйләшү һәм аны кабул итү планлаштырылган. Депутатлар безгә теләктәшлек күрсәтер дип өметләнәбез», – диде министр.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International