Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында яңа уку елына әзерлек барышы турында сөйләштеләр

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку елы башлануга Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, шулай ук видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

«Без яңа уку елына әзерлекнең соңгы этабына якынлаштык, хәзер мәктәпләрнең материаль-техник тәэмин ителеше һәм иминлек мәсьәләләре беренче планга чыга, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең иртәгә узачак пленар утырышы алдыннан безгә кыскача эшләр торышы, объектларның әзерлек дәрәҗәсе турында сөйләшергә, катлаулы мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләргә кирәк».

Мәктәпләрне капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшләренең барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, республиканың капиталь төзекләндерү программасы буенча Татарстанда быел 159 мәктәп төзекләндереләчәк. Республика бюджетыннан бу максатка 2,55 млрд. сум бирелгән, моннан тыш, муниципалитетлар республика программасында каралмаган эшләргә өстәмә финанслау җәлеп итәләр. «Республика буенча уртача чыннан да башкарылган эшләр 93 % тәшкил итәләр, кискен хәлдә булган бер объект та юк, бөтен мәктәпләрдә дә1 сентябрьгә эшләр тәмамлана», - дип билгеләде Ирек Фәйзуллин.

Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәктәпләргә керә алу мөмкинлеген тәэмин итүгә 2014 елда республика һәм федераль бюджетлардан 104 мәктәпкә 272 млн. сум бирелгән.

Татарстан Президенты Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә эшләр тәмамлангач, бөтен мәктәпләрне дә тикшерергә йөкләде, шулай ук киләсе елга капитальтөзекләндерү програамасын формалаштыру кирәклеге турында искәртте.

Республика мәктәпләренең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы буенча ГХМ башлыгы Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, янгын куркынычсызлыгын күзәтү инспекторлары мәктәпләрдә ачкан күп кенә җитешсезлекләр документларны рәсмиләштерү һәм методик эшкә бәйле һәм шуңа күрә дә алар якын киләчәктә бетерелергә тиеш.

Роспотребнадзорның республика идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республика мәктәпләренең 96%ы санитар-эпидемиологик яктан уңайлылар һәм шартлы рәвештә уңайлылар төркемнәренә кертелгән. Шуңа да карамастан, кайбер мәктәпләрдә проблемалар кала бирә.

«Иң мөһиме туклану сыйфатына игътибар итәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Марина Патяшинага Татарстан Президенты. – Бу – продуктларның, эчәр суларның сыйфаты да, кухняның санитар торышы да. Безнең хәзер Казанда туклану системасы әйбәт, бу тәҗрибәне өйрәнергә һәм таратырга кирәк».

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов укучыларның иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, 1 сентябрь көнне республикада укучылар өчен 1477 гомуми белем мәктәбе үз ишекләрен ачачак, шул исәптән 7 се яңа мәктәп. Мәктәпләргә 374 меңнән артык бала барачак. Э.Фәттахов шулай ук Татарстан Республикасы Саба районында уздырылучы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең беренче көне турында да сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләргә капиталь ремонт ясауда ярдәм итүче спонсорлар эшчәнлеген киң яктыртырга кушты, шулай ук иң яхшы сыйфатлы капиталь төзекләндерүгә конкурс оештырырга кушты.



ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International