И.Н. Плюснин өлешләп төзү өлкәсендә федераль законнарны үтәү мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмәдә катнашты

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

2014 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Прокуратурасында хокук саклау, контрольдә тоту, дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасындагы җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашында өлешләп төзү өлкәсендә федераль законнарны үтәү мәсьәләсенә багышланган ведомствоара киңәшмә булып узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Прокуроры И.С. Нәфыйков ачып җибәрдеЧарада ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы в.б. Иван Плюснин, Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе в.б. Альберт Хәйретдинов, ТР буенча ФССП идарәсе җитәкчесе в.б. Гөлнара Абдрахманова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе в.б. Илдар Әхмәтгәрәев, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров, хуҗалык итүче субъектларның җитәкчеләре, шәһәрләрдәге һәм районнардагы прокурорлар катнашты.

Киңәшмәдә өлешләп төзү тармагындагы закончалык торышы һәм федераль законны бозуларны бетерү буенча йогынты ясау чаралары турындагы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Төп докладлар белән Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы в.б. Иван Плюснин, Чаллы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе в.б. Илдар Әхмәтгәрәев чыгыш ясады.

И.Н. Плюснинның чыгышы «Күпфатирлы йортларны төзүгә акча чаралары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган зыян күрүче гражданнарның реестрын алып бару тәртибе» темасына багышланды. Үзенең чыгышында Инспекция башлыгы в.б. күпфатирлы йортларны өлешләп төзү өлкәсендә җирле үзидарә органнарының үзләренә контрольлек һәм күзәтчелек итү буенча бирелгән дәүләт вәкаләтләрен үтәвен тикшереп тотуны гамәлгә ашыру буенча Инспекция тарафыннан башкарылучы эшләр турында сөйләде.

Шулай ук берничә төзүче предприятие вәкилләренең дә хисаплары тыңланды. 

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасында өлешләп төзү өлкәсен норматив-хокукый яктан көйләү, өлешләп төзүдә катнашучы-гражданнарны яклау әлеге өлкәдәге дәүләт сәясәтенең максатларына һәм бурычларына туры килә.

Дәүләт, хокук саклау, контрольдә тотучы органнар, муниципаль берәмлекләр белән килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә үзара йогынты ясау тәҗрибәсе булдырылган. Объектларны даими мониторинглау башкарыла, аларны төзелеш графигы буенча файдалануга тапшыруның сроклары билгеләнгән. Гомуми көч куеп, инде күп еллардан бирле төзелүче йортларның саны минимумга җиткерелгән. Намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның  бозылган хокукларын торгызу буенча вәкаләтләр гамәлгә ашырыла. 

2014 елның 8 аенда өлешләп төзү өлкәсендәге закончалыкның торышын анализлау күрсәткәнчә, республикада торак мәсьәләсен хәл итүдә гражданнар өчен күпфатирлы торак йортларны төзүдә өлешләп катнашу иң уңайлы чишелеш юлы булып тора. Росреестрның ТР буенча идарәсе тарафыннан әлеге чорда өлешләп төзүдә катнашу буенча 4820 килешү төзелгән, аларның 3224е – Казан шәһәрендә. Булган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта 180 күпфатирлы торак йорт төзелә, нигездә, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә. Республикада яшәүчеләрне торак белән вакытында тәэмин итү аеруча мөһим булган социаль мәсьәләләр рәтенә кертелгән.

Яңа проблемалы объектлар барлыкка килүне кисәтү максатларында өлешләп төзүнең һәр объектына төзүченең законнарда каралган таләпләрне үтәве һәм төзелеш барышында барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү өчен җаваплы булган конкрет прокуратура вәкилләре беркетелгән.

“Күпфатирлы һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу турында”гы Федераль закон белән төзүчеләргә, өлешләп төзүдә катнашу килешүенең эчтәлегенә һәм аны рәсмиләштерүгә, төзүгә бәйле булган барлык куркынычларга җаваплылык өстәп, гражданнардан төзелеш өчен акча таләп итүгә карата, төзүче-компаниягә аерым, югары таләпләр беркетелгән. Төзү вакытларын сузу җир кишәрлегенә булган җир салымын дүрт тапкыр арттыруга китерәчәк.

Өлешләп төзү өлкәсендә прокуратура тарафыннан вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында төзүчеләрнең хисаплылыкны муниципаль берәмлекләрнең башкарма органнарына үз вакытында тапшыруы, төзүченең эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаруы турындагы белешмәләрнең, агымдагы елда финанс тотрыклылык, финанс нәтиҗәләре бәяләре нормативларының яңартылуы, проект декларациясенә кертелә торган үзгәрешләрне сайтларда урнаштыру, өлешләп төзү объектын файдалануга тапшыру сроклары, граждан-хокукый законнарның нормалары белән каралган алдан килешүләр буенча, әлеге килешүләрнең өлешләп төзү буенча килешү белән бер булуына сылтап, гражданнардан төзелешкә акча җәлеп итү өлкәсендә хокук бозулар ачыкланган.

Хәзерге вакытта республикада өлешләп төзү эшләре 80 артык төзүче-предприятие тарафыннан башкарыла. Өлешләп төзүдә катнашу буенча федераль законнарны үтәмәгән өчен Казан шәһәрендәге «Беренче Төзү Идарәсе» ҖЧҖ, «РСУ «Казжилстрой» ҖЧҖ, «ЖК Олимп» ҖЧҖ, «ФОН» ҖЧҖ, ЖК МЧС, «Төзелеш һәм инвестицияләр» ҖЧҖ, «ИтильТехноСервис» ҖЧҖ, «Константа» ҖЧҖ, «Бэйт» ҖЧҖ, «Бауер Казан» ҖЧҖ, «Гил-Ман» ЯАҖСити” эшлекле үзәк» ҖЧҖ, «Саклагыч инженерлык системалары» ҖЧҖ, «ИК Мега-Групп» ЯАҖ, ПФ «Стройсервис» ҖЧҖ, «Доманд» ҖЧҖ, «Төзелеш компаниясе» ҖЧҖ һәм башка төзүчеләр һәм өлешләп төзү подрядчыларының вазыйфаи затлары дисциплинар һәм матди җаваплылыкка тартылган.

Агымдагы елда прокурорларның таләпләре буенча гаепле булган 63 вазыйфаи зат дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган, күпфатирлы торак йортларны төзүчеләргә карата законнарны бозудан саклану буенча 17 тапкыр кисәтү ясалган. Прокуратурадан кергән тәкъдимнәрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча республикада башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы билгеләнгән, ул күпфатирлы йортларны төзүгә акча чаралары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган зыян күрүче гражданнарның реестрын алып бара.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 2014 елның 1 июленә карата РФ КоАП 14.28 ст. буенча (өлешләп төзүдә катнашу буенча законнарны бозу) 302 мең сумлык административ җаваплылыкка тарту турында 20 карар, РФ КоАп 19.5 ст. 4 өлеше буенча (өлешләп төзү өлкәсендә күзәтчелек итүче орган биргән күрсәтмәне вакытында үтәмәү) – 25 мең сумлык 2 карар чыгарылган. 

2014 елның 1 августына карата 9 проблемалы объект санала, аның 7се – Казан шәһәрендә, 2се – Чаллы шәһәрендә. Проблемалы объектлар аеруча контрольдә тора. Агымдагы елда Казанда һәм Чаллыда 7 проблемалы объектны төзеп бетерү каралган.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары каршында даими эшләүче комиссияләрнең эшендә  формализм урын алган. Территориаль контроль органнарының эшчәнлеге җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел.

Күпфатирлы йортларны төзү өчен акчалары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган зыян күрүче гражданнарның реестрын алып баруга җаваплы булган ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең, һәм шулай ук шәһәрләрдәге һәм районнардагы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген активлаштыру таләп ителә.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, өлешләп төзү өлкәсендә ведомствоара йогынты ясашу һәм координацияләүне алга таба камилләштерүгә, хокук саклау һәм контроль-күзәтү органнарының, прокурор күзәтчелегенең эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән конкрет чараларны гамәлгә ашыруны күздә тотучы карар кабул ителде.


ТР прокуратурасы, ТР ДТКИ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International