Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясады

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хакимияте органнары, бизнес һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасы бүген тотрыклы үсеш кичерә: гражданнарыбызның керемнәре артты һәм тормыш сыйфаты яхшырды, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләрендә шактый алга китеш бар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышының башында. - Шуның белән бергә, үсеш темпларының акрынаюы да күзәтелә. Мондый вазгыять белән без килешә алмыйбыз. Төп бурычыбыз – Татарстан икътисадының динамикалы үсешен тәэмин итү».

«Катлаулы халыкара хәл сакланган шартларда без Президент Владимир Владимирович Путинның Россия һәм аның күпмилләтле халкы төп мәнфәгатьләрен катгый рәвештә яклауга юнәлтелгән линиясен бер шиксез хуплыйбыз», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов юлламасында республиканың икътисадый, социаль, мәдәни өлкәләренең агымдагы торышы турында хәбәр итте, Татарстан үсеше юнәлешләрен билгеләде. Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасының тулы тексты якын арада Хөкүмәт порталында һәм Президент сайтында чыгачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International