Россиянең “Уңайлы мохит” дәүләт программасы 2020 елга кадәр озынайтылды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Программа инвалидларга хәрәкәт итү өчен уңайлы шартлар тудыруга, тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтүне һәм медик-социаль экспертизаны камилләштерүгә юнәлдерелгән. 2014 елда программа 75 төбәктә гамәлгә ашырыла.

Россия Хөкүмәте “Уңайлы мохит” дәүләт программасының вакытын 2020 елга кадәр озынайту турында әмернамә кабул итте.

Әлеге программа 2011 елда башланды һәм 2015 елның май аенда тәмамланырга тиеш иде.

“Әмернамә алга таба да инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен уңайлы мохит формалаштыруны тәэмин итәчәк”, - диелә сайтта.

Программа инвалидларга хәрәкәт итү өчен уңайлы шартлар тудыруга, тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтүне һәм медик-социаль экспертизаны камилләштерүгә юнәлдерелгән. 2014 елда программа 75 төбәктә гамәлгә ашырыла. Федераль яктан софинанслауның гомуми күләме 3,3 миллиард сумнан артып китәр дип планлаштырылды.


РИА Новости

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International