Эконом-класслы торак кертүнең игълан ителгән күләмнәре буенча Татарстан, Башкортостан һәм Самара өлкәсе Идел буе лидерлары булып тора

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча төзелгән торакны алуга хокук бирелүче гражданнарның исемлеген төзүне тикшереп торуны көчәйтәчәк. Статс-сәркатиб, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник хәбәр иткәнчә, тиешле әмерне 18 ноябрьдә Түбән Новгородта булып узган программаны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында Россия Төзелеш министрлыгына РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов биргән.

«Безгә программа кысаларында торак алуга хокук бирелүче гражданнарның исемлеген төзүгә карата тикшерүне көчәйтергә кирәк, региональ исемлеккә торак шартларын яхшыртуга чыннан да мохтаҗ булган кешеләр эләгерлек булсын», - диде Александр Плутник.

Шулай ук министрның урынбасары киңәшмә барышында Россиянең Төзелеш министрлыгына төбәкләрдә торак тапшыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кушылганын да әйтте. “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында тапшырылырга тиешле квадрат метрлар элек торак тапшыру буенча игълан ителгән күләмгә карата өстәмә булырга тиеш.

Түбән Новгородка визиты кысаларында Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары шулай ук төзелеп килүче «Окский берег» торак комплексында булды. Проект кысаларында “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 260 мең кв. метр торак төзеләчәк. Торак комплексындагы бер квадрат метрның бәясе 30 мең сум тәшкил итәчәк, шул ук вакытта шундый ук торакның базар бәясе Идел буе федераль округы башкаласында бер квадрат метр өчен 38 мең сумнан алып 48 мең сум арасында тирбәлә.

“Россия гаиләсе өчен торак” программасын үтәү кысаларында Идел буенда 13 РФ субъекты белән килешүләр төзелгән, алар буенча эконом-класслы торак тапшыруның гомуми күләме - 5,3 млн. кв. метр. Торак тапшыруның игълан ителгән күләмнәре буенча Татарстан Республикасы, Башкортостан һәм Самара өлкәсе төбәкнең лидерлары булып тора.

Бүгенге көндә “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында барлыгы 62 РФ субъекты килешүләр төзегән, алар буенча торак тапшыруның гомуми күләме 19 млн кв метр тәшкил итә. 22 төбәктә җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм торак төзелеш проектларын сайлап алу төгәлләнгән. 


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International