Татарстан Президенты: "Безнең җирле үзидарә системасы нәтиҗәле эшләвен исбатлады"

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда формалашкан җирле үзидарә системасы үзенең нәтиҗәле эшләвен исбатлады, һәм республика җитәкчелеге аны реформалауны кирәксез дип саный. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышында белдерде. Утырышны Казанда РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырды.

Бүгенге утырышта ике мәсьәлә каралды - муниципалитетларның торак-комуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм юл төзү өлкәләрендә эшчәнлекләре, шулай ук РФ Бюджет кодексында һәм “Җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү сәбәпле, җирле үзидарәне камилләштерү.

Утырышны ачып, РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ассызыклаганча, карала торган мәсьәләләр бик актуаль. Җирле үзидарә турындагы законнарны камилләштерүдә ИФО регионнары җитәкчеләренең уртак эше, М.Бабич сүзләренчә, агымдагы елда гына норматив-хокукый базаны үзгәртү буенча 200 тәкъдим кертелде. Шуларның 150 теге яки бу формада исәпкә алынды.

Торак-комуналь хуҗалык мәсьәләләрендә, тулы вәкаләтле вәкил сүзләренчә, хакимияткә карата гражданнар белдергән дәгъвалар арасында иң әһәмиятлеләре – бу өлкәдә кабул ителгән карараларның халыкка билгеле булмавы, гражданнарның бу өлкәгә тәэсир итүнең түбән дәрәҗәдә булуы, ТКХта тарифлар үсеше. “Безгә мәгълүматны һәр гражданинга җтикерергә кирәк”, - дип ассызыклады Михаил Бабич.

Татарстан Президентына сүз биргәндә, Михаил Бабич белдергәнчә, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә кискен икътисадый вәзгыятькә карамастан, республика муниципалитетларның уңышлы эшләве мөмкин икәнен күрсәтте.

Татарстан Президенты чыгышында билгеләгәнчә, Советның Казанда уздырылуы регионнарга тәҗрибә белән уртаклашырга һәм алга таба тәкъдимнәр билгеләргә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов республика башкаласы үсешенең югары дәрәҗәсен билгеләде, моңа 1000 еллыкны һәм Универсиаданы үткәрү ярдәм итте. “Шула ук вакытта шәһәрнең үсеш дәрәҗәсе – бу, беренче чиратта, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәсе”, - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Ул Татарстанның җирле үзидарә өлкәсендәге зур тәҗрибәсен билгеләде. Республикада 956 муниципаль берәмлек – бу РФдә иң зур күрсәткеч. “Без биредәге уңышның сәбәбен куелган мәсьәләләрне хәл итүдә муниципаль һәм республика җитәкчелегенең бердәм булуында күрәбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә без территорияләрдәге мәсьәләләрне һәрвакыт үз көчебез белән хәл итәбез”.

Татарстан шәһәрләре һәм районнарында, Татарстан Президенты сүзләренчә, муниципаль өлкәдәге берничә республика һәм федераль программасы гамәлгә ашырыла. Бу – мәктәпләрне капиталь ремонтлау, балалар бакчаларын, авыл клубларын, ФАП төзү. Бюджетны туплаудагы авырлыкларга карамастан, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге программаларны киләсе елга да дәвам итү планлаштырыла.

Татарстанда авыл җирлекләренә грант ярдәмнәре бар. Грантлар алуга конкурсларда 400 муниципаль берәмлек катнашты, шуларның 208 берәр миллион сумлык грантлар алды.

“Муниципаль мәсьәләләрне хәл итүгә халыкны җәлеп итү өчен, һәр җыелган сумга без республикадан 4 сум бирәбез, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты, - 2013-2014 елларда 639 муниципаль берәмлектә гражданнарның үзара акча җыю буенча референдумнар үткәрелде, һәм 392 муниципалитетка инде 156 млн. сум бирелде. Моннан тыш тагын 122 млн. гариза бар”.

Федераль законга кертелгән үзнәрешләргә карамастан, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, чынлыкта Татарстандагы җирле үзидарәдә үзгәрешләр юк. “Бездә формалашкан система нәтиҗәле эшләвен исбатлады һәм тулысынча федераль законнарга туры килә дип саныйбыз”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Бүгенге утырышның икенче мәсьәләсе турында сөйләгәндә – ТКХ өлкәсе турында – Татарстан Президенты ассызыклаганча, халыкка бик мөһим булган бу тема һәрвакыт региональ һәм муниципаль хакимият контролендә булырга тиеш. Татарстанда ТКХ темасына җитәкчелек аерым игътибар бирә.

Президент китергән мәгълүматлар буенча, 2008 елдан Татарстанда 11852 артык йорт төзекләндерелгән, моның өчен 39 миллиард сум акча сарыф ителгән.

Республика Президенты фикеренчә, муниципаль хакимият даими рәвештә камилләшеп торырга тиеш, һәм бу макстатта Татарстанда муниципаль хезмәткәрләрне укыту оештырыла, муниципалитетларга автомобильләр бирелә. “Бу кешеләргә без таянабыз”, - диде Р.Миңнеханов.

Чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов федераль округ дәрәҗәсендә әлеге мәсьәләләр турында сөйләшү әһәмиятен ассызыклады. “Безгә дә хезмәттәшләребез тәҗрибәсе турында ишетү кызыклы була”, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International