Рөстәм Миңнеханов: «Торак төзелеше, юллар салу, авыл хуҗалыгы – бу кризиска каршы чаралар»

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт, юллар салу һәм авыл хуҗалыгына ярдәм программаларын гамәлгә ашыру халыкның эшле булуын тәэмин итә һәм кризиска каршы реаль чаралар булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада бер ай эчендә 251,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган (еллык заданиенең10,5%ы), шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 193 фатирлы 9,5 мең кв.метр мәйданлы 15 йорт.


Аренда торагын төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71,4 тыс.кв.метр булган 21 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә Алабуга шәһәрендә гомуми мәйданы 7,6 мең кв.метрлы 1 йорт тапшырылган.


Шулай ук Татарстанда 66 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 11 йорт төзү дәвам итә.


Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүгенге көнгә 18 мең кеше өлешле торак төзелеше турында шартнамә төзегән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге күрсәткечләрне комментарлап, яңа алданган өлешле төзелешкә кергән кешеләр булмасын өчен төзелеш алып баручыларның төзелешне бетерү мөмкинлекләрен тикшерергә кушты.


Юллар салу программасын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин чыгыш ясады. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика АСК киләчәк чәчү өчен орлыклар сатып ала.


Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген каралган программалар республикадагы социаль-икътисадый хәлне тотрыкландырырга ярдәм итә. «Торак төзелеше дә, юлларны ремонтлау да һәм авыл хуҗалыгы да кешеләрне эш белән тәэмин итә. Бу – кризиска каршы реаль чаралар», - дип белдерде Р.Миңнеханов.



ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International