ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә дәүләт хезмәткәрләре биләгән вазифаларына карата аттестация узды

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәр хезмәткәренең һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килүе турында кайгырта.

Бүген Инспекциядә җитәкчеләр, җитәкче урынбасарлары, территориаль органнарның бүлек башлыклары биләгән вазифаларына туры килү-килмәүгә карата аттестация узды.

Аттестацияләү комиссиясендә Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсе Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Л.К. Сафиуллин, ТР Президенты каршында Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты баш киңәшчесе А.А. Баязитов, Хокукый идарә башлыгы в.б. Ю.А. Донская, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Г.И. Мөхәммәтҗанова һәм  дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко катнашты.

Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә карата үткәрелгән аттестация нәтиҗәсендә Инспекциянең 10 дәүләт гражданлык хезмәткәре биләгән вазифасына туры килү буенча аттестация узды. Моннан тыш, бер хезмәткәр вазифаи үсеш тәртибендә билгеләнгән тәртиптә гражданлык хезмәтенең вакант вазифасын биләү өчен кадрлар резервына кертү өчен тәкъдим ителде.


ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International