Депутатлар экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен карады

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет утырышы булды, анда депутатлар экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге мәсьәләләрне карап тикшерде. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буларак комитет әгъзалары әйләнә-тирә мохитне җитештерү һәм куллану калдыкларының тискәре йогынтысыннан саклау өлкәсендә законнар үтәлешен карады. Теманың аеруча җитди булуын билгеләп, комитет җитәкчесе Таһир Һадиев Татарстанда җитештерү һәм куллану калдыкларының күләме елына 15 миллион тоннага кадәр җитә, дип билгеләде. “Калдыкларны чыгару, эшкәртү, юк итү экологлар һәм күзәтчелек органнары өчен проблема булып тора, - дип ассызыклады депутат, - әмма алар шулай ук халык, эшмәкәрләр һәм эре хуҗалыкчыларның да баш авыртуы”. Әлеге мәсьәлә буенча депутатлар алдында ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов, Казан табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Рамил Әхмәтҗанов һәм Россельхознадзорның ТР идарәсенең хокукый эш бүлеге башлыгы Гөлнара Уваева чыгыш ясады.

Комитет тарафыннан кабул ителгән карарда билгеләнгәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда гамәлгә ашырыла торган калдыклар белән эш итү системасы аларны каты көнкүреш калдыклары чүплекләрендә (полигоннарында) күмүгә яки махсус объектларда озаклап саклауга (складлаштыруга) корылган. Республикада калдыкларны, аеруча компонентлы каты көнкүреш калдыкларын аралап җыю системасын җәелдерү бик акрын бара. Калдыкларны аралап җыю оештырылмау сәбәпле, азык-төлек калдыклары, кәгазь, полимер һәм башка төрле савытлар белән бергә буяулардан, агулы химикатлардан, лаклардан, яктырткычлардан, батарейкалардан, дарулардан һ.б. бушаган савытлар да түгелә. Составында күкерт булган ватык җайланмаларны җыю һәм юк итү механизмы да эшләнмәгән. Калдыкларның агулы компонентлары әйләнә-тирә мохиткә һәм халык сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Сәнәгать калдыклары аеруча зур проблема. Сәнәгать калдыкларына хас булган куркыныч үзгәлекләр җыелмасы (агулы булу, янгын куркынычы янау һ.б.) халык сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит торышы өчен куркыныч. Оешмаларның йомык технологик цикллар булдыру өчен финанс чыгымнары тотасы килмәве (яки моның өчен мөмкинлеге булмау) аркасында калдыкларның каты көнкүреш калдыклары чүплекләрендә (полигоннарында) зур күләмдә җыелуына китерә. Хәзерге вакытта барлыкка килгән калдыклар белән эш итү өлкәсендәге вәзгыятьне анализлаудан күренгәнчә, чаралар күрелүгә карамастан, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү системасының нәтиҗәлелеген арттыру мөһим.

Мәсьәләнең катлаулы булуын исәпкә алып, комитет республика хөкүмәтенә һәм министрлыкларга тәкъдимнәр кабул итте.


ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International