Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 355,8 кв.м. торак файдалануга тапшырылган

2016 елның 20 августы, шимбә

Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 355,8 кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Тулаем төзелеш предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләре кимү буенча уңай динамика күзәтелә, диде министр.

Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында эшләр алга бара, - диде министр. «Чаллы шәһәре, Яңа Чишмә, Буа, Баулы, Аксубай һәм Зеленодольск районнары җитәкчеләре игътибарына: сез торак тапшыру буенча графиктан артта барасыз».

2016 елда Татарстан Республикасында социаль ипотека буенча 155 мең кв. метрга 71 йорт тапшырылган. Тагын 122 объект төзелеп ята. Күбесе тәмамлану стадиясендә. Программаны гамәлгә ашырмау куркынычы юк. Аренда йортлары төзү программасы тулысынча үтәлде, - диде Ирек Фәйзуллин .

«Ветераннарга торак» программасы буенча 175 ветеран гаиләсе өчен 38 торак йорт төзелә. 24 йорт Дәүләт торак фонды аша,14е –Главинвестстрой аша», диде министр.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, шуларга тиңләштерелгән затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы һәм күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Яшь гаиләләргә торак программасы буенча барысы да торак сайлап алды.   

Инвестиция программасы кысаларында 99 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган иде, 44е – әзер. Калган 55 – 36сы әзер диярлек. Программа үтәлеп бара.

Татарстанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасы да гамәлгә ашырылуын дәвам итә. 33 яңа авыл клубы гамәлгә кертелде. Калган 12 сендә эшләр дәвам итә. Блоклы ветпунктлар төзү программасы эшли, 38 фундамент монтажланган,  37 объектка инженер челтәрләре китерелгән, 35 модуль төзелеш мәйданында һәм 31 модуль монтажланган инде, - дип белдерде министр. Сәламәтлек саклау объектларының барысында да планда каралган эшләр башкарыла. Төзелеш графигында Болгар шәһәрендә кунакханә һәм Ислам академиясе бар.

«Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре 98,7 процентка үтәлгән. 60 объектта эшләр төгәлләнгән», - диде Ирек Фәйзуллин. Коррекцион мәктәпләр буенча эшләр бик әйбәт түгел: 12 объектта гына эшләр тәмамланган. Артта калучылар – Чистай  мәктәбе һәм Әлмәттәге мәктәп. Эшләр 1 нче сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте министр районнар башлыкларына.


"Татар-информ" МА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International