Рөстәм Миңнеханов Базарлы Матакта яңа бассейн ачты

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай һәм Әлки муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. Район үзәге Базарлы Матак авылында Рөстәм Миңнеханов яңа төзелгән "Ләйсән" ябык бассейнын ачу тантанасында катнашты. 

Район башлыгы Александр Никошин ТР Президентына әлеге проектка ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. "Яңа комплекс ачылганнан соң, йөзүчеләребезнең су спорт төрләре чемпионатларында алдынгы урыннарны яулый башларлар дип ышанабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында өч зур бассейн арендаланган иде. Әлеге чемпионат тәмамлангач, бу төзелмәләр язмышы мәсьәләсе килеп басты. Шунда республика җитәкчелеге әлеге бассейннарны Татарстанда калдырырга һәм аларны Казан, Чаллы һәм Әлки районына бирергә булды. 

Рөстәм Миңнеханов яңа объектны югары бәяләде, һәм мондый шартларда Россия дәрәҗәсендәге чемпионнарны гына түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге чемпионнар әзерләп булуын ассызыклады. "Әлки районында максатчан кешеләр, сәләтле яшьләр яши. Шик юк, биредә алдагы Олимпия уеннарының җиңүчеләре үсә", - диде ул. 

Шуннан Татарстан Президенты Әлки районы башлыгы Александр Никошин һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән "Ләйсән" бассейнын карады. 

Өч катлы спорт комплексын бер ел дәвамында төзеделәр. Көненә биредә 320 кеше кабул итә алалар. 

Бассейнда спорт чараларын үткәрү өчен шартлар бар, объект мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов "Каенкай" балалар бакчасында булды, анда ул капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International