2017 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелеп килүче объектларда 1178 тикшерү үткәрелде, нәтиҗәдә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 411 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 383 беркетмә төзелде, гомуми 6,909 млн сумлык штрафлар салынды.
Бүгенге көндә Инспекция республика территориясе буенча төзелүче һәм үзгәртеп корылучы 942 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.