Инспекциядә Башлык каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә узган утырышта Инспекция башлыгы урынбасары Р.Г. Гаянов, Хокук идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, Инспекция Аппараты бүлекләре башлыклары, территориаль органнарның җитәкчеләре катнашты.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үз эшчәнлегендә мәгълүмат ягыннан ачык һәм үтәкүренмәле булу принцибына таянып эш итә. ТР ДТК инспекциясе тарафыннан коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат Инспекциянең http://gsn.tatarstan.ru рәсми сайтында, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырыла.

Автоюлларны һәм юл яны төзелешен күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе А.Ю. Степанов утырыш кысаларында территориаль органда ТР ДТК инспекциясенең коррупциягә каршы көрәш программасын тормышка ашыру турында җиткерде.

Юридик бүлек башлыгы в.б. Л.Т. Булатова “Коррупциягә каршы көрәш турында”гы законнарда булган үзгәрешләр турында сөйләде.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Н.А. Габсәләмова ТР ДТК инспекциясендәге дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан үзләренең һәм гаилә әгъзаларының (хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының) керемнәре, чыгымнары, милеге һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләрнең тутырылышын тикшерү һәм анализлау нәтиҗәләре хакында сөйләде.

Утырыш барышында Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониториг комитеты әзерләгән “Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарының, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау” мәгълүмати-аналитика материаллары, Татарстан Республикасы прокурорыннан 2017 елда үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча җиткерелгән “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү нәтиҗәләре хакында мәгълүмат”, Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән “Дәүләт хезмәтендә яисә муниципаль хезмәттә вазыйфа биләгән гражданин тарафыннан оешма белән хезмәт шартнамәсе яисә гражданлык-хокукый шартнамә төзелгәндә, аңа йөкләнә торган чикләмәләрнең үтәлү мәсьәләләре буенча методик киңәшләр” дә карап тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International