Актаныш районында Красноармейская ур урамында урнашкан "Сандугач" балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләмә алды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 16 ноябрендә Актаныш районы, Пучы авылының Красноармейская урамы, 14а йорт адресында урнашкан балалар бакчасы төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча  Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды. 

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 120 урынга исәпләнгән, бинаның гомуми мәйданы – 1782,1 кв.м. Проект чишелешләрендә балалар бакчасы бинасының инвалидлар һәм хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән башка халык төркемнәре өчен файдалану мөмкинлекләрен тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар каралган.

Төзүче оешма - Актаныш муниципаль районының "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирүче муниципаль  бюджет учреждениесе, техник заказчы - "ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ (ТР БДТИ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International