Инспекциядә Дәүләт хезмәткәрләренең эш таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр низагын җайга салу комиссиясе утырышы узды

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Дәүләт хезмәткәрләренең эш таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр низагын җайга салу комиссиясенең утырышы узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы коррупциягә каршы көрәш идарәсе вәкиле катнашты.

Утырышта Чаллы шәһәре Прокуратурасының Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган эшчәнлегендә коррупциягә каршы көрәш һәм дәүләт гражданнар хезмәте турындагы законнарны бозуга чик кую турындагы эше каралды.

Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Сафиуллин рәислегендә узган утырышта Инспекция җитәкчесе урынбасары Р.Гаянов, хокукый идарә җитәкчесе Ш.Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе Н.Габсәләмова, “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэминат депаратменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Л.Сафиуллин, бәйсез эксперт, КДАСУның “Корылмаларның нигезләре һәм фундаментлары, динамикасы һәм инженер геологияләр” кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы И.Мирсәяпов, коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшләре буенча җаваплы (Комиссия сәркатибе А.Игнатьева)  катнашты.

 

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International