ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Урман утырту көне» акциясендә катнашты

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 елның 27 апрелендә Татарстанда традицион «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе узды, аның кысаларында бөтен республика буенча 2,8 млн үсенте утыртылды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге пекциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм акциядә актив катнаштылар - Биектау районының Дачный поселогы янында ылыслы агачлар утырттылар. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре көче белән 100гә якын үсенте утыртылды.

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Урман утырту көне» акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән 2011 елдан бирле үткәрелә. Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, төрле оешма вәкилләре, Татарстан халкы катнаша.

Акциянең максаты - республиканың урман байлыкларын арттырудан гына түгел, ә гражданнарда, шул исәптән балаларда урманга сак караш тәрбияләүдән, җәмгыятьнең игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итүдән, шулай ук халыкның экологик хәлен һәм яшәү тирәлеген яхшыртудан гыйбарәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International