ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Эшкә велосипедта» акциясенә кушылды

2019 елның 17 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан һәм Кама аръягы территориаль органнары хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» акциясенә кушылды. Инспекторлар эш урынына барып җитү өчен сәламәтлек һәм экология өчен иң файдалы транспорттан файдаландылар.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Кама аръягы территориаль органы җитәкчесе Юрий Кулаков бүген Чистай шәһәрендәге эшкә ике тәгәрмәчле транспортта, автомобилеен өйдә калдырып килде. Шулай ук әлеге акциягә Казан территориаль органының төзелеп беткән объектларны кабул итү тәртибен күзәтү бүлегенең өлкән белгече Зөлфия Сәитова да кушылды.

«Эшкә велосипедта» акциясе Россиядә елга ике тапкыр - 17 майда һәм 20 сентябрьдә уза. Бу көнне бөтен дөнья буенча меңләгән велосипедчы эш урыннарына кадәр велосипедта бара. Чараның максаты - көндәлек эшләр буенча велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булуын күрсәтү, моның өчен махсус кием-салым яки әзерлек таләп ителми, бу сәламәтлек һәм экология өчен файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International