ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә видеоконференция режимында аппарат киңәшмә узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Инспекциядә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру, 2019 елда төзелеп бетә торган объектларда йомгаклау тикшерүләре уздыру буенча видеоконференцэлемтә режимында территориаль органнар җитәкчеләре белән аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов алып барды.

Киңәшмәдә шулай ук инспекциянең структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш барышында 2019 ел эшенә йомгаклар ясалды. Василий Кудряшов агымдагы елның декабрендә файдалануга тапшырылачак объектларда эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләде.

«Без бу елдагы күзәтү процедурасының йомгаклау этабына керештек. 2019 елда файдалануга тапшырырга планлаштырыла торган объектларга, аеруча социаль әһәмияткә ия объектларга аерым игътибар итүегезне сорыйм. Бу өстенлекле бурыч», - дип билгеләп үтте инспекция җитәкчесе.

Киңәшмәдә шулай ук тикшерүләр уздырганда һәм эшкуарлар белән эшчәнлек алып барганда инспекторларны үзләрен дөрес тоту зарурлыгы мәсьәләләре дә күтәрелде. Утырыш азагында Василий Кудряшов 2020 елга төп бурычларны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International