ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Фалова Марина Николаевна белән Айткулова Халидә Илдус кызын лаеклы ялга озаттылар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Казан шәһәре буенча территориаль орган бүлекләре башлыклары – Айткулова Халидә Илдус кызы белән Фалова Марина Николаевнаны лаеклы ялга озаттылар.  Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов коллектив исеменнән хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлеге тәмамлану белән котлады һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең осталык һәм эшкә булган сәләтегез аркасында без Татарстан башкаласында төзелешнең куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын бергәләп тәэмин итә алдык, – диде Василий Кудряшов. – Сезнең Казан үсешенә ярдәм иткән казанышларыгызны билгеләп үтәсе килә».

Халидә Илдус кызы белән Марина Николаевна – дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында 18 ел эшләгән тәҗрибәле хезмәткәрләр һәм югары квалификацияле белгечләр. Аларның һәркайсы төзелеш өлкәсенә 30 елдан артык гомерен багышлаган. Ике хезмәткәр дә Инспекция оешкан чорда ук эшли башлаган, Казан үсешен күзәтеп торган, алар дистәләгән объектка җан җылысын өләшкән.  

Марина Николаевна Казанның 1000 еллыгы уңаеннан үз өлешен кертә – ул Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрын реконструкцияләүдә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра.

«Эш һәрчак бик кызыклы, җаваплы булды. Уникаль объектларның күбесе зур вакыйга – Казанның 1000 еллыгына багышлап төзелде. Миңа Татар опера һәм балет театры туры килде. Төнге 11гә кадәр төзелеш штаблары үткәрелде, аларда мин дә катнаштым. Театрны реконструкцияләү буенча глобаль эшләр белән беррәттән керү төркемен бизәп торучы архитектура элементларын: колонналарны, сыннарны, баскычларны, шулай ук сәхнә җиһазларын һәм инженерлык тәэминатын торгызу эшләре дә башкарылды. Декоратив бизәкләүдә ул вакытта иң заманча технологияләр һәм материаллар кулланылды. Барысы да, хәтта үзәк люстра да үзгәртелде, аны монтажлау өчен күп көч һәм чишелешләр таләп ителә иде», – дип уртаклашты Марина Фалова.

Очрашу барышында хезмәткәрләр үзләре эшкә урнашкан вакытта дәүләт төзелеш күзәтчелегенең ни рәвешле гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

«Сыйфат контроле һәрвакыт булды, хәзер исә тагын да камилрәк технологияләр кулланыла, бу исә җентеклерәк контроль үткәрергә мөмкинлек бирә.  Махсус үлчәү приборлары ярдәмендә төзелеш материалларына һәм конструкцияләренә техник тикшерү һәм сынаулар үткәрергә мөмкин. 20 ел элек тә, хәзерге кебек үк, без йортларның проектка туры килү-килмәвен тикшерә идек, ләкин алар серияле иде. Мәсәлән, 91 нче серия – панель, 95 нче серия – кирпеч. Төзелеш нормаларына һәм СНИПларга туры килү-килмәү тикшерелә иде. Ә хәзер һәр йортның шәхси проекты бар, шуңа күрә тикшерү эше катлаулырак», – дип сөйләде Халидә Айткулова.

Ахырда төзелеш тармагы ветераннары яшь буын белгечләргә нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук алар күп еллар буе тырышып, тырыш хезмәт куйган Казанның алга таба да үсештә булуын теләделәр. 

«Хәзер күп кенә кызыклы торак комплекслар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, Казан халкына шундый матур шәһәрдә яшәве рәхәт. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан башкаласы алга таба да үсештә булсын, дип ихлас күңелдән уңышлар телисе килә», – дип билгеләп үтте Марина Николаевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International