Казанда 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеп беткән

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Төзүче оешма тарафыннан төзелешнең тәмамлануы турында җибәрелгән хәбәр буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казан шәһәренең Серов-Баруди урамы буенча урнашкан «Западное Заречье»  торак районындагы яңа балалар бакчасында ахыргы тикшерүгә кереште. Объект «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре мәктәпкәчә учреждениене башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең проект документларына туры килүе-килмәвенә карата тикшерә. Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы һәм санитария нормалары таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә.

Ике катлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең гомуми мәйданы 5168 кв. метр тәшкил итә.  Уңайлы төркемнәр, музыка һәм физкультура заллары булган заманча бина сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган һәм лифт белән җиһазландырылган. Проектта инвалид балалар өчен урыннар булдыру каралган, уңайлы мохит нәтиҗәсендә алар башка балалар белән беррәттән балалар бакчасына йөри алачак.

Балалар бакчасы 1,5-7 яшьлек 340 баланы тәрбияләү һәм укыту өчен билгеләнгән. Сабыйлар 18 төркемгә бүленгән. Бинада уен бүлмәләре, буфетлар, йокы бүлмәләре, бәдрәфләр, шулай ук азык-төлек блогы, медпункт, ике универсаль түгәрәк бүлмәсе һәм персонал өчен кабинетлар урнашкан.

Тикшерү кисәтүләрсез узган очракта, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк, бу төзүче оешмага балалар бакчасын файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.  

2020 елда Татарстан буенча «Демография» илкүләм проекты кысаларында 5030 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасын төзү планлаштырылган булган, шул исәптән 1,5-3 яшьлек балалар өчен – 2525 урын, 3-7 яшьлек балалар өчен – 2505 урын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International