Казанда 680 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасына ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстан башкаласында 340 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелеп беткән. Мәктәпкәчә яңа учреждениеләр Серов-Баруди урамында һәм Константиновка авылында («Светлая долина» ТК) урнашкан. 

Казан шәһәре буенча территориаль орган инспекторлары белем бирү объектларында тикшерү чаралары комплексын төгәлләде. Мәктәпкәчә учреждениеләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча күзәтчелек органы белгечләре тарафыннан мониторинг үткәрелде. 

Ахыргы тикшерү нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә учреждениеләр Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документлары таләпләренә туры килү-килмәү турында уңай бәяләмә алды. 

«Биналарда уен һәм йокы бүлмәләре, музыка һәм физкультура заллары, методик һәм медицина кабинетлары, шулай ук өстәмә һәм техник бүлмәләр җиһазландырылган», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин. 

Территориядә уен мәйданчыклары, күләгәле әвеслекләр урнашкан, төзекләндерү эшләре башкарылган.

Төзелеш «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. 

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктура объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International