ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә вакцинация: икенче дулкын…

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

17 июнь көнне Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең баш офисында Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүнең икенче дулкыны узды.  Прививка ясатырга теләгән Инспекция хезмәткәрләренә сайлау өчен ике вакцина – «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона» тәкъдим ителде.

Күпләр әлеге ике вакцина бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла, дип кызыксына. «Спутник V» – векторлы вакцина, ә «ЭпиВакКорона» – пептидлы. Аларның төп аермасы шунда: беренчесендә коронавирусның зәгыйфьләндерелгән элементлары (үрчүгә сәләтле булмаса да) бар, ә икенчесе тулысынча синтетик булып тора. «Спутник V» вакцинасы ярамый торган күрсәткечләр арасында аллергия күренешләре һәм тән температурасы (37 градустан артык) бар. «ЭпиВакКорона» вакцинасы, аны эшләп чыгаручылар раслаганча, киресенчә, аллергиклар (аллергиянең авыр формаларыннан тыш) һәм хроник авырулардан җәфа чигүчеләр өчен туры килә. Белгечләр фикеренчә, ике вакцина да Россия медицинасының чын казанышы булган.

Вакцинацияне кичә Четаев урамындагы Казан консультатив-диагностика үзәге табиблары үткәрде. Инспекция аппараты, Казан шәһәре буенча территориаль орган һәм Көнбатыш территориаль орган хезмәткәрләренә прививка ясалды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнбатыш территориаль органыннан килгән коллегаларыбыз турында аерым әйтеп үтәсе килә. Алар бердәм коллектив булып Зеленодольсктан килделәр. Әлбәттә, алар арасында прививка ясатыргамы-юкмы, уколдан соң нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин, дип шикләнүчеләр дә бар иде. Сораулар күп. Тик Казанга килгәннәр икән инде, димәк, җавабы күренеп тора: ясатырга кирәк! Икенче прививка 14 һәм 21 көннән соң ясалачак. Вакыты кайсы вакцина ясатылуына бәйле.

Сүз уңаеннан, бу көнне Тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүгә күзәтчелек буенча территориаль орган белгечләре дә вакциналаштырылды. Алар прививканы якын-тирә Казан сырхауханәләренең берсендә ясатырга булганнар. Кыскасы, сәламәтлек – үзебезнең кулда. Авырмагыз һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International