2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм хезмәтләр күрсәтүне эшләп чыгаручылар һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны заманча «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә катнаш (офлайн+онлайн) формада уздырырга планлаштырыла.
Цифрлы атна программасы цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә булдырыла торган инновацияле продуктларга нигезләнәчәк.
Kazan Digital Week-2021 халыкара форумының төп тематик юнәлешләре:
«Интеллектуаль транспорт системалары»;
«Вәзгыяти үзәкләр»;
«Цифрлы индустрия 4.0»;
«Финтех экосистемасы»;
«Киберкуркынычсызлык»;
«Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»;
«Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
«Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр».
Чарага сылтамалар:
https://www.kazandigitalweek.com/