Олы Кабан авылында күпфункцияле кунакханә комплексында актыккы тикшерү уза

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

ТР Лаеш муниципаль районының Олы Кабан авылында «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» күпфункцияле кунакханә комплексы – әзерлек дәрәҗәсендә. Биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү уздырыла.

Объектны төзетүче – «Таткравтинвест» ҖЧҖ. Проектлаучы –  «Солев» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «СПС» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.

Кунакханә комплексы 9 катлы. Аның мәйданы – 17534,60 кв. метр. Ул 4 йолдызлы категориягә караган 241 кунак бүлмәсеннән тора, 290 кешегә исәпләнгән (2 нче каттан 9 нчы катка кадәр), 1 нче катында аренда мәйданчыклары, 220 урынга исәпләнгән «Камчатка» рестораны, 105 кешелек конференцияләр зонасы урнашкан.

Кунакханә бинасының беренче катында җир дәрәҗәсеннән төп керү урыны бар, кунакларны кабул итү зонасы (вестибюль, ресепшн, холл, багаж бүлмәсе, лифтлы холл), конференцияләр үткәрү өчен универсаль заллы конференцияләр зонасы, кухня зонасы, аренда бүлмәләре булган ритейл зонасы, көнкүреш һәм хезмәткәрләр өчен бүлмәләре булган СПА зонасы урнашкан.

2 нче каттан 9 нчы катка кадәр кунакханә номерлары урнашкан. Икенче катта шулай ук швед өстәле һәм ресторан эчендәге кальян, ресторан залы белән кухня, хезмәткәрләр өчен бүлмәләр урын алган; 3 нче катта – лобби-бар зонасы. 2 нче каттагы ресторан зонасыннан проектта күзәтү галереясенә чыгу каралган. 3 нче кат дәрәҗәсендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге бинасы гамәлдә булган җәяүлеләр галереясы аша кунакханә бинасы белән пыялалы кичү юлы белән тоташтырылган (лобби-бар зонасында).

«KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексы территориясе төзекләндерелгән. Ул Казан шәһәренең Халыкара аэропортына турыдан-туры якын җирлектә урнашкан.

ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International