ТР ДТК инспекциясендә хезмәтне саклау буенча семинар узды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

2022 елның 20 апрелендә Казан шәһәре капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль орган офисында хезмәтне саклау буенча семинар узды. Анда ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Э.В. Нигъмәтуллин, ведомство хезмәткәрләре катнашты. 

«ТР ДТК инспекциясе тарафыннан тикшерүләр уздырганда хезмәтне саклау, төзелеш куркынычсызлыгы һәм төзелеш мәйданчыкларын оештыруның билгеләнгән нормативларга туры килү-килмәвен контрольдә тоту» темасына төп доклад белән Казан шәһәре буенча 5 нче ТО бүлеге консультанты К.В. Козырев чыгыш ясады.

Доклад нигезендә, 2021 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан республиканың төзелеш объектларында 3796 тикшерү үткәрелгән. 2022 елның I кварталында контрольлектәге зат белән үзара бәйләнешкә кереп 552 контрольлек (күзәтчелек) чарасы үткәрелгән. Шуларның 144е – тикшерү программасында күрсәтелгән вакыйга җиткән очракка кагыла.

Хезмәтне саклау шартларын һәм куркынычсызлык техникасын тупас бозу очракларын ачыклаганда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе штраф санкцияләрен куллана. 2021 елда төзелештә катнашучыларга карата төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә хокук бозулар өчен 6 млн 153 мең сумлык 112 карар чыгарылган. 2022 елның I кварталында 330 мең сумлык 6 карар чыгарылган.  

Тикшерү вакытында еш очрый торган төп җитешсезлекләр булып түбәндәгеләр тора:

1. Биеклектә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен тупас бозу (РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының  «Биеклектә хезмәтне саклау кагыйдәләрен раслау турында» 16.11.2020 № 782н боерыгы):

- 1,8 метрдан артык биеклектә урнашкан эш урыннары һәм эш урыннарына үтә торган урыннар саклагыч яки иминият киртәләре белән тәэмин ителмәгән;

- биеклектә эшләү буенча хезмәтне саклау таләпләрен өйрәнүне һәм тикшерүне узмаган, куркынычсыз эшләү алымнарына һәм биеклектә эшләр башкаруга өйрәтелмәгән затларны эшләр башкаруга кертү;

- биеклектә эшләрне башкару урынын, аларның эчтәлеген, эшләрне башкару шартларын, эшләрне башлау һәм тәмамлау вакытын, бригада составын, әлеге эшләрне башкарганда җаваплы затларны күрсәтеп, нәрәт-рөхсәт рәсмиләштермичә затларны эшләр башкаруга кертү.

2. Электр җайланмаларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен тупас бозу.

3. Төзелеш мәйданчыгында булган хезмәткәрләрнең махсус киемнәре, махсус аяк киемнәре, каскалар һәм башка шәхси саклану чаралары булмау.

4. Төзелеш эшләре җитәкчеләренең һәм хезмәтне саклауны тәэмин итү өчен җаваплы булган затларның укытуга һәм хезмәтне саклау таләпләре буенча белемнәрне тикшерүгә формаль яктан гына каравы, әлеге чараларны уздыру чорларын бозуы.

Административ йогынты чараларыннан тыш, ТР ДТК инспекциясе Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссия эшендә дә катнаша, анда республика оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре белән хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр үткәрелә.

Семинар барышында тематик видеоматериаллар, мәгълүмати һәм агитация плакатлары, махсус кием һәм башка шәхси саклану чаралары күрсәтелде. Семинар Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар кысаларында оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International