Хокук куллану практикасы турындагы докладларны гавами тикшерү

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2022 елда хокук куллану практикасын гомумиләштерде.

Хокук куллану практикасы турында докладлар проектлары Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләрендә күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча, үзләренә карата «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеге өлкәсендә күпфатирлы йортны төзү өчен кооператив әгъзалары акчаларын җәлеп итүгә бәйле Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законыны гамәлдә булган Татарстан Республикасының аерым муниципаль районнарында күпфатирлы йорт төзелеше өчен кооператив әгъзалары акчаларын җәлеп итүгә бәйле рәвештә торак-төзелеш кооперативы эшчәнлегенә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча әзерләнде.

Докладларда мәҗбүри таләпләрне бозуның еш очрый торган очраклары, аларның сәбәпләре, факторлары һәм шартлары күрсәтелгән.

Фикер алышу өчен доклад проектлары Инспекция сайтында 2023 елның 12 февраленә кадәр урнаштырылган.

2022 елда хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре турындагы докладларның барлык кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен 2023 елның 12 февраленә кадәр әлеге электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин: gsn@tatar.ru.

Телефоннар: +7 (843) 222-84-20, 222-84-21.

Докладлар белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга мөмкин:

https://gsn.tatarstan.ru/obobshchenie-pravoprimenitelnoy-praktiki-2057457.htm

https://gsn.tatarstan.ru/obobshchenie-pravoprimenitelnoy-praktiki-5599069.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International