Кукмара металл савыт саба заводы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен уза

2024 елның 12 апреле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коелган алюминий савыт-сабасы җитештерү заводының проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә. Ул Татарстанның Кукмара муниципаль районының «Кукмара» сәнәгать паркында урнашкан.

Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында төзелешнең икенче чираты булган административ-көнкүреш корпусы (АБК) тикшерелә.

Исегезгә төшерәбез, заводның яңа объектларын төзү ике этапта (эшләтеп җибәрү объектлары) башкарыла. Төзелешнең беренче этабына түбәндәге биналар һәм корылмалар керә: җитештерү корпусы, котельный, янгын сүндерү буенча насос станциясе, контроль-үткәрү пункты, икенче этапка – җитештерү һәм административ-көнкүреш корпусы.

Төзүче – «Сплав» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Промкомбинат» ҖЧҖ.  Проектлаучы – «Жилстрой+» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ.

Бүгенге көндә «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ Россия Федерациясе, БДБ, якын һәм ерак чит илләрдә коелган алюминий савыт-сабасы, яндыруга каршы япмалы савыт-саба, туризм һәм ял өчен товарлар, «KUKMARA» сәүдә маркасы белән чыга торган икмәк формалары җитештерүче буларак билгеле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International