Подрядчы оешмалар белән узган киңәшмәдә “Алабуга” махсус икътисади зонасында инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләре каралды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген “Алабуга” МИЗда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә подрядчы оешмалар белән махсус икътисади зонада инфраструктура объектлары төзелешен карау буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә шулай ук Заказчы – “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖ һәм “Татинвестгражданпроект” ДУП проект институты вәкилләре дә катнашты.

Киңәшмә барышында МИЗ белгечләренә арендалы торак, торак йорт, инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча махсуслаштырылган мәктәп, арендалы торакка су бүлү челтәрен, “Синергия” индустрия паркын төзү, шулай ук РП-1,2 бүлү подстанциясенә көчәнеш бирүне тәэмин итү мәсьәләләре җентекләп тикшерелде. Ташуга каршы чаралар үткәрү, шулай ук Татарстан Республикасының өлкәара билгеләнештәге җәмәгать кулланылышы автомобиль юллары буенча транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү чорында өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен төзелеш мәйданнарына  кирәкле материалларны китерү мәсьәләләре дә каралды.

“Алабуга” МИЗ объектларындагы барлык эш төрләрен дә башкару өчен “Камгэсэнергострой” ААҖ генподрядчысы тарафыннан 18 субподряд оешмасы җәлеп ителгән, эшләүчеләрнең гомуми саны – 494 кеше.

Ел башыннан бирле барлыгы 474 миллион сумлык, шул исәптән 2014 елның март аенда  154 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган.

Киңәшмәдә төзелеш-монтаж эшләрен башкарганда подрядчы оешмаларның куркынычсызлык техникасы таләпләрен һәм хезмәт сагы, янгын куркынычсызлыгы, табигатьне саклау законнары кагыйдәләрен үтәве мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде.


ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International