Рөстәм Миңнеханов: «Региональ һәм җирле юллар челтәрен саклап калу безнең иң төп приоритетыбыз булырга тиеш»

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Региональ һәм муниципаль автомобиль юллары челтәрен саклап калу һәм үстерү чаралары комплексы бүген “Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында” Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында тәкъдим ителде, аны Новосибирскта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Төп нотык белән утырышта Дәүләт Советы эш төркеме җитәкчесе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Үз нотыгында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Россиядә гомуми файдаланудагы юллар челтәренең озынлыгы – 1,4 млн. км, шул исәптән 51 мең км – федераль әһәмияттәге, 503 мең км – региональ һәм 842 мең км – җирле әһәмияттәге юллар.

Региональ һәм җирле юллар челтәренең гомуми озынлыгының 29%ында каты өслек юк – бу 411 мең км. Федераль юлларның 53%ы һәм региональ юлларның 63%ы норматив таләпләргә туры килми. Муниципаль юллар челтәре тагын да начар хәлдә, бу – башлыча грунт юллар. Моннан тыш, исәпкә алынмаган, хуҗасыз юллар да бар.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ел саен Россиядә автомобильләр паркы 6%ка арта - 3 млн. берәмлек чамасы, шул ук вакытта гамәлгә кертелә торган автомобиль юллары күләме бер дәрәҗәдә тора һәм 2200 км тирәсе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Федерациясе Президентының шәхси ярдәме нәтиҗәсендә федераль юлларны финанслау 2007 елдан бирле 5 мәртәбә арткан һәм хәзерге заман Россия тарихында беренче тапкыр аларны тотуның кулланышы буенча 100% тәшкил итә (225 млрд. сум). Норматив таләпләргә туры килә торган федераль юллар өлеше 36дан 47%ка кадәр артты. «Бу шартларда федераль автомобиль юлларын салу һәм реконструкцияләү күләмнәрен икеләтә арттыру бурычын үтәү шик тудырмый», - диде Р.Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бүген федераль һәм региональ юллар арасында аерма бик зур, беренче чиратта финанслау өлешендә. Россия Федерациясе субьектларында 60% тәшкил иткән дүртенче категория юлларны тоту һәм ремонтлауга федераль норматив елына километрга 1,3 млн. сум. Фактта регионнарда чыгымнар 200 мең сумнан артмый. Мондый ситуация юлларның сыйфаты начараюга китерә.

«Шуңа бәйле рәвештә безнең эштә региональ һәм муниципаль юллар челтәрен саклап калу өстенлекле булырга тиеш. Бу – төп бурыч», - дип саный Татарстан Президенты.

Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә, 2022 елга кадәр юллар төзелешен ике мәртәбә арттырыга кирәк һәм күләмнәр елына 42 мең км булырга тиеш. Бер үк вакытта, Р.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, алдан бәяләүләр буенча Россия регионнары тарафыннан 30 мең км чамасы гына юлларны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Төзелеш күләмнәрен икеләтү бурычын үтәү өчен субъектларга ел саен өстәмә рәвештә 100 млрд. сум таләп ителәчәк. «Регионнар бюджетында бүгенгә мондый акчалар юк», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов проблеманы хәл итү өчен массасы 12 тоннадан артык булган транспорт чаралары федераль юллар буйлап йөргән өчен алына торган түләү акчаларын региональ юллар фондларына җибәрүне тәкъдим итте – бу норма киләсе елның көзеннән эшли башлаячак. Ә киләчәктә барлык йөк транспорт чараларыннан түләү алу каралырга мөмкин.

Шулай ук Татарстан Президенты эш төркеме исеменнән ягулык-майлау материалларының барлык төрләренә дә акцизны 1 сумга арттырырга һәм бу акчаларны җирле юлларга җибәрүне тәкъдим итте. «Башка чыганаклар юк әлегә», - диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, хәзерге вакытта юллар хезмәте булмаган һәр җирлек дәрәҗәсендә закон нигезендә юллар фондлары булдырырга кирәк. «Акчаларны нәтиҗәле файдалану өчен Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертергә һәм юллар фондларын муниципаль районнар һәм шәһәр округлары дәрәҗәсенә кадәр эреләндерергә тәкъдим итәбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген юллар салу һәм реконструкцияләү хакын оптимальләштерү мәсьәләсе кискен тора. Моның өчен, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк.


Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстанда “Авыл юлларын проектлау” региональ стандарты эшләнгән, ул бишенче техник категориядән түбәнрәк, җирле материалларны мөмкин кадәр күбрәк кулланып салына торган, җиңеләйтелгән өслекле юлларда тәүлегенә йөздән дә ким автомбиль йөрүгә исәпләнә. Стандарт шулай ук йөрү өлешен үзгәртүне – 6 дан 4,5 метрга кадәр, юл бирешү кесәләре белән, ике төрле өслек – җиңеләйтелгән асфальт-бетон һәм вак таш куллануны күз алдында тота. Болар бар да юллар хакын шактый киметәчәк. Мондый юлның бер километры 16,5 млн сум урынына, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, асфальт-бетон өслеге булганда - 9,5 млн. сум, вак таш кулланганда 4,5 млн. сум булачак. «Көненә йөз машинадан кимрәк узса, катлаулы юллар төзүнең кирәге калмый», - диде Р.Миңнеханов.

«Авыл торак пунктларын каты өслекле юллар белән тоташтыру буенча социаль бурычны хәл итү өчен һәр регионда шундый стандартлар эшләргә кирәк дип саныйбыз, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Әлеге алымнар Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан хупланды һәм Дәүләт автоинспекциясе белән килештерүне таләп итә. Бу шул исәптән балаларны авыл мәктәпләренә йөртү проблемасын да хәл итәчәк».

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, статистика буенча 2011 елдан бирле мондый юлларда Татарстанда бер генә юл-транспорт һәлакәте дә булмаган.

Моннан тыш, Татарстан Президенты сүзләренчә, гамәлдәге грунт юлларны каты өслекле юллар категориясенә күчерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Моңа, һәр регионның үзенчәлекләрен исәпкә алып, типовой конструкцияләр эшләү ярдәм итәргә мөмкин. Бүгенге көнгә бу эш реконструкция дип классификацияләнә һәм килештерү процедурасы бик озак.

Рөстәм Миңнеханов китергән белешмәләр буенча Россия масштабында 46 мең торак пунктны тоташтыру өчен 235 мең км юл салырга кирәк. Моның өчен 3,9 трлн. сум таләп ителә.

Вак таш өслеге кулланганда бу сумма өч мәртәбәгә кими.

«Шулай итеп, төзелеш күләмнәрен икеләтә арттыру бурычын үти алыр идек», - дип саный Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, юл төзелеше материаллары сыйфатына аеруча игътибар итәргә кирәк, төп материал – битум. «Юлларның хезмәт итү срокларын арттыру һәм инвестицияләр нәтиҗәлелеген үстерү өчен илдә, яңа заводлар исәбенә дә, искеләрен яңартып та, заманча битум производстволары булдыруга юнәлгән чараларны күз алдында тотарга кирәк», - диде Р.Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, региональ юллар салганда бер проблема бар – дәүләт экспертизасы җирле стандартлар буенча эшләнгән проектларны кабул итми. Бу проблеманы хәл итү өчен экспертизаны сайлап алу хокукын заказчы-төзелеш алып баручыга бирергә һәм авыл юлларын федераль максатчан программа буенча җирле стандартлар кулланып төзүне рөхсәт итәргә кирәк. «Без катлаулы конструкцияләр турында әйтмибез – без авыл юллары турында сөйлибез», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Үз нотыгында Рөстәм Миңнеханов шулай ук сыйфатлы проект хәл ителешләренә дә, юллар төзелеше өчен җирләрне алуга да, карьерлар һәм грунт резервлары өчен кишәрлекләр эшкәртүгә дә кагылды. Дәүләт-хосусый партнерлыгы кысаларында инвестицияләр җәлеп итү өчен Татарстан Президенты федераль юллар фондыннан субсидияләрне чыгымнарның 30%ы күләмендә карауны тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов региональ юлларга киләсе елның ноябреннән гамәлгә керәчәк норма буенча массасы 12 тоннадан артык булган транспорт чаралары федераль юллар буйлап йөргән өчен алына торган түләү акчаларын региональ юллар фондларына җибәрүне тәкъдим итте. «Әгәр без мондый карарны федераль юлларга карата гына кабул итсәк, барлык транспорт региональ юллар буйлап китәчәк, һәм бу яман хәл булачак», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, авырлык контроленә аерым игътибар бирергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов постларның оптималь челтәрен оештырырга тәкъдим итте – заманча җайланмалары һәм транспорт чараларын тоткарлау өчен мәйданчыклары булган юлларны, шулай ук авырлык контроленә хокук бозуларны Дәүләт автоинспекциясе куллана торган автомат рәвештә фиксацияләү практикасын кертергә кирәк, диде.

Россиядә бүген йөкләрнең яртысыннан артыграгы автомобильләрдә ташылганны билгеләп, Рөстәм Миңнеханов йөк агымнарын дөрес итеп бүлү, беренче чиратта тимер юлга бүлү, буенча төпле чаралар кабул итү зарурлыгы турында белдерде.

Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга бүген әйтелгән тәкъдимнәр буенча сынау регионнарын билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.



ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International