Татарстанда ясалма бозлы ике ябык шугалак ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Лаеш шәһәрендә һәм Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында төзелгән яңа боз ареналары бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының ярашлылыгы турында уңай бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Ике ябык шугалак типик проект буенча төзелгән. Спорт объектларының һәркайсында ясалма бозлы шугалак урнашкан, ул хоккей уйнау, фигуралы шуу, шулай ук массакүләм шуу өчен билгеләнгән. Бинада шулай ук 25 кешегә исәпләнгән киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, тимераякларны саклау, прокатка бирү һәм киптерү бүлмәләре, санузеллар каралган. Һәр бинаның гомуми мәйданы 3 мең кв.метр чамасы тәшкил итә.

ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов карары нигезендә республикада ябык йөзү бассейннары, боз сарайлары һәм универсаль спорт заллары төзү программасы тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International