Сабада яңа мәктәп барлыкка киләчәк

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Уку йортының төзелеше 2021 елның мартында башланган. Проект буенча өч катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 10552,30 кв. метр тәшкил итәчәк. Анда спорт, актлар залы, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, китапханә, медпункт каралган. Якын-тирәдәге территориядә физкультура һәм ял итү зонасы булдырылачак.

Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Ак таш» ҖЧҖ.

Актыккы тикшерү нәтиҗәсендә ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-Көнбатыш территориаль органы ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International